10 августта Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Гөлнара Закариевна эш визиты белән Татарстан Республикасының Арча районында булды. Киңәшмә барышында район мәгариф оешмаларының җитәкче составы белән республиканың мәгариф учреждениеләрендә җыелып килүче документларның яңа исемлеген төзү мәсьәләләре каралды. Шулай ук мәгариф оешмалары җитәкчеләре архив документларын әзерләгәндә һәм саклаганда барлыкка килгән мәсьәләләр һәм проблемалар турында сөйләделәр, аларны саклау срокларын яңадан карап чыгу кирәклегенә басым ясадылар.