Балтач районында коуч-сессия

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Гөлнара Закариевна эш визиты белән Татарстан Республикасының Балтач районында булды. Мәгариф учреждениеләре вәкилләре белән коуч-сессия уздырылды. Анда учреждениеләр архив документларын калыплаштыру һәм саклау вакытында барлыкка килгән проблемалар, шулай ук документларны саклау срокларын яңадан карап чыгу кирәклеге турында сөйләделәр. Визит кысаларында берничә мәктәп һәм балалар бакчасы документларны саклау шартларын күрсәтте.

Коуч-сессия барышында республиканың мәгариф учреждениеләрендә калыплаштырасы документларның яңа исемлеген төзү буенча алга таба эшләү стратегиясе әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International