2023 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Гөлнара Закариевна Казан шәһәре Совет районы «Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 9нчы сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше темасына белем бирү дәресе үткәрде. Дәрес мультимедия презентациясе күрсәтү белән үрелеп барды. Укучыларга дәрес темасы бик ошады. Алар Татарстан Республикасы казанышлары турында да тыңладылар һәм сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр.