2023 елның 31 октябрендә ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова Татарстан Республикасының Нурлат муниципаль районында булды. Анда «Бердәм Россия көне «партия проекты чарасында катнашты. Нурлат шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары өчен Җиңү геройларына багышланган ачык хәтер дәресе үткәрде. Сүзен йомгаклап, Гөлнара Закариевна: «...сугышта һәлак булганнар, яралардан һәм ачлыктан үлгәннәр, концлагерьларда җәфаланганнар, бомбага тотудан һәлак булганнар турында истәлек – мәңгегә нәсел варисларының йөрәкләрендә», дип билгеләп үтте.