Бөтенроссия онлайн-конкурсы “Россия Конституциясенә 30 ел” - үзеңне тикшереп кара!»

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

 2023 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясенә 30 ел тула.

Сайтта constitution.er.ru федераль онлайн-конкурс “Россия Конституциясенә 30 ел үзеңне тикшереп кара!” булачак. Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәр граждан катнаша ала. Катнашучыларга Россия Федерациясе Конституциясе нигезләре турында 10 сорауга җавап бирергә туры киләчәк һәм тестны узуга 10 минут бирелә. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Тестны узган һәр катнашучы электрон сертификат алачак. 

Конкурс 25 ноябрьдә тәмамлана. Онлайн-конкурска 30 ноябрьдә йомгак ясалачак. 10 җиңүче каралган. Конкурсның приз фонды 1 500 000 сум тәшкил итә.

 Ә син конкурста катнаштыңмы?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International