Девятаев: мөмкин булмаганны узып

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Девятаев: за гранью невозможного»мультимедиа күргәзмәсендә катнашырга чакыра.

Үткәрү датасы: 2024 елның 8 феврале

Ачылу вакыты: 15.00

Күргәзмә озынлыгы: 14 көн (2024 елның 8 февраленнән 23 февраленә кадәр)

            Күргәзмәнең адресы: «Россия – минем тарихым» тарихи паркы, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 8нче йорт, 2нче павильон

            Күргәзмә немец бомбардировщигында качкан М.П. Девятаев һәм аның экипажының батырлыгын искә алу көненә багышлана.  Шулай ук монда  озак вакыт Казанда укыган, яшәгән һәм эшләгән геройның тормыш юлы да чагылдырыла.

            Күргәзмәгә Татарстан Республикасы закон чыгару һәм башкарма хакимияте җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы Йорты, «Татарстан Республикасы мордваларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре, Девятаев гаиләсе әгъзалары, урта һәм югары белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм укучылары, Казан шәһәре халкы һәм кунаклары чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International