2024 елның 8 февралендә Россия “Минем тарихым” тарихи паркында Советлар Союзы Герое Михаил Петрович Девятаевка багышланган “Мөмкин булмаганның чигеннән тыш” мультимедия күргәзмәсе ачыла.
Ачылу датасы очраклы сайланмаган: нәкъ менә шушы 1945 елда “Карлсхаген I“ лагереның тугыз тоткыны белән бергә ул мөмкин булмаганны эшләгән. Узедом утравының яшерен полигоныннан Нenkei H111 - H2 бомбардировщигын урлаган, шуның белән үз гомерен һәм иптәшләрен коткарган. Ачылышта сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар:
🔸Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева;
🔸Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Т. П. Ларионова;
🔸Мордовия Республикасы Мәдәният, милли сәясәт һәм архив эше министры С. Н. Баулина;
🔸Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова;
🔸М.П. Девятаевның улы А. П. Девятаев.
Күргәзмәне ачуда катнаштылар:
🔸Түбән Новгородтан галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре;
🔸Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы җитәкчеләре;
🔸Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре;
🔸Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре;
🔸М. П. Девятаев гаиләсе әгъзалары;
🔸 Республиканың урта һәм югары белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм укучылары;
🔸 М. П. Девятаев истәлеге фонды партнерлары;
🔸 Геройның батырлыгына битараф булмаган барлык кешеләр.
Ачылышта кадет мәктәпләре тәрбияләнүчеләре һәм илебезнең су киңлекләрен яклаучылар катнашты. Гомумән алганда, ачылыш һәм күргәзмәнең үзен 200дән артык кеше караган.
Ачылу тантанасыннан соң барлык катнашучылар өчен 20 залда урнашкан бу уникаль Күргәзмәне карау оештырыла. Анда 100 дән артык документ кулланыла һәм тәкъдим ителә. Аларның кайберләре беренче тапкыр экспонатлана.
Мөмкин булмаганны эшләгән кешенең тормышы һәм батырлыгы белән танышырга теләүчеләрне күргәзмәгә чакырабыз!
Үткәрү датасы: 2024 елның 8 февраленнән 29 февраленә кадәр.
Адрес: «Россия – минем тарихым» тарихи паркы, Казан шәһәре, Ырымбур тракты, 8 нче йорт, 2 нче павильон.