2025 елның 9 гыйнварында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” ДБУ базасында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары архивы өчен җаваплы затлар белән архив эше мәсьәләләре буенча методик семинар үткәрде.
Методик семинар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы буенча таныштыру экскурсиясе үткәрелде. Катнашучылар Татарстан Республикасының Бердәм архив мәгълүмат системасында, “Ядкяр” генеалогия порталында эшләү мөмкинлекләре, уникаль техник җиһазлар белән таныштылар.
Методик семинарда архив эшен оештыру, архив документларының сакланышын тәэмин итү, оешма делолары номенклатурасын төзү, документлар кыйммәтлелегенә экспертиза ясау һәм Иң яхшы оешма архивы архив конкурсын уздыру шартлары турындагы мәсьәләләр каралды.
Методик ярдәм күрсәтү һәм муниципаль архивларны туплау чыганаклары булып торган авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек итү алга таба да дәвам итәчәк.