2025 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты “Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” ДБУ базасында Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары архивы өчен җаваплы затлар белән архив эше мәсьәләләре буенча методик семинар уздырды.
Методик семинар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы буенча экскурсия үткәрелде. Катнашучылар Татарстан Республикасының Бердәм архив мәгълүмат системасында, “Ядкяр” генеалогия порталында эшләү мөмкинлекләре, уникаль техник җиһазлар белән таныштылар.
Методик семинарда архив эшен оештыру, архив документларының сакланышын тәэмин итү, оешма делолары номенклатурасын төзү, документлар кыйммәтлелегенә экспертиза ясау һәм Иң яхшы оешма архивы архив конкурсын уздыру шартлары турындагы мәсьәләләр каралды.
Муниципаль архивларны туплау чыганаклары булып торган авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнарына методик ярдәм күрсәтү һәм алар белән үзара хезмәттәшлек дәвам итәчәк.