Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә фондларыннан аеруча кыйммәтле документларны ачыклау дәвам итә

2025 елның 9 феврале, якшәмбе

30 гыйнварда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 10 июнендәге 1329-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә кулъязмаларын һәм сирәк китапларын ачыклау һәм  аларны аеруча кыйммәтле документларга кертү һәм  исәпкә кую буенча чаралар планын (2023-2027 еллар) гамәләгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Минҗановадан, «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУнең генеалогик соратуларны башкару бүлеге башлыгы Лилия Назыйповадан гыйбарәт эшче төркем әгъзалары Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә XVII гасыр - ХХ гасыр башы татар мәгърифәтчеләренең кулъязмаларына экспертиза үткәрде.

Аеруча кыйммәтле документлар составына кертү өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның хаты, Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте составына кергән танылган татар галиме, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог, мәгърифәтче Каюм Насыйриның шәхси китапханәсеннән кулъязмалар тәкъдим ителде. Кулъязмалар исемлегендә шулай ук Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов кебек атаклы татар дин белгечләренең, галимнәренең һәм мәгърифәтчеләренең әсәрләре дә бар. Кулъязмаларда булган мәгълүматның кыйммәте шул тарихи чор өчен хас татар халкының фән һәм мәдәнияте үсешен чагылдырудан, татар мәгарифе, теле һәм гореф-гадәтләре системасын үстерү турындагы күзаллаудан гыйбарәт. Бу фән һәм мәдәният тарихчылары, шәрык белгечләре, палеографлар өчен һичшиксез тикшеренүләр башкару һәм фәнни эшләр язу өчен кызыклы.

Татар мәгърифәтчеләренең тапшырылган 100 кулъязмасыннан 3 кулъязма Татарстан Республикасының уникаль документлар реестрына кертү өчен тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International