А.С. Пушкин истәлеге көненә һәм аның Казанда булуына багышланган күргәзмә

2025 елның 14 феврале, җомга

Күргәзмәдә «ТИСБИ» идарә университеты» югары белем бирү учреждениесе студентлары булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивының күргәзмә эшчәнлеге секторы баш архивчысы Гөлназ Хәмидуллина Александр Сергеевичның Казанга килеп китүе турында сөйләде. Әйтик, ул, Россия шәһәрләре буйлап сәяхәт итеп, Пугачев бунты тарихына кагылышлы материаллар җыйган булган. Шагыйрь Казан губернасы башкаласында 2 тәүлек һәм 7 сәгать булган. Күргәзмәдә катнашучылар аның кайда булуы турында җентекләп таныштылар: Зөя өяз шәһәр-крепосте, Казан Кремле һәм Арча кыры, Сукно бистәсе. Аларда Пушкин 1774 елның 23 июлендә Емельян Пугачев гаскәрләре тарафыннан Казанны алу шаһитлары - шул чор кешеләреннән күп фактлар язып алган. Шулай ук шагыйрь Евгений Боратынский, Казан университеты профессоры һәм ректоры Карл Фукс белән очрашулары турында да мәгълүмат бирде.

Казанга килү Пушкинга ул еллар тарихына яңача карарга ярдәм иткән. Сәфәр вакытында җыелган материаллар «Пугачёв тарихы» китабында, шулай ук «Капитанская дочка» романында кулланылган.

Без чарада катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез, шулай ук илебез тарихы буенча архив документларын популярлаштыру өлкәсендә алга таба да хезмәттәшлек итүгә ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International