2025 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ базасында Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының җирле үзидарә органнары архивы өчен җаваплы затлар белән архив эше мәсьәләләре буенча методик семинар уздырды.
Методик семинар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы буенча танышу экскурсиясе үткәрелде. Катнашучылар Татарстан Республикасының Бердәм архив мәгълүмат системасында, “Ядкяр” генеалогия порталында эшләү мөмкинлекләре, уникаль техник җиһазлар белән таныштылар.
Методик семинарда архив эшен оештыру, архив документларының сакланышын тәэмин итү, документларның кыйммәтлелегенә экспертиза ясау һәм Иң яхшы оешма архивы конкурсын уздыру шартлары турындагы мәсьәләләр каралды.
Авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары - муниципаль архивларны туплау чыганаклары белән методик ярдәм һәм үзара хезмәттәшлек итү дәвам итәчәк.