Чәршәмбе, 2025 елның 19 февралендә, «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУендә Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның Иҗтимагый советлар ярдәмендә башкарма хакимият органнарында коррупциягә каршы эшчәнлек чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча агымдагы елда беренче уртак утырышы булды.
Утырыш башланыр алдыннан Иҗтимагый совет катнашучыларына Татарстан Республикасы Дәүләт архивы буенча экскурсия үткәрелде, шулай ук алар күргәзмә белән танышты.
Утырышны Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова үткәрде.
Утырышта Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры А.Р. Кадыйров, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Ф.Ш. Мусин, Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе И.А. Гыйләҗев, Иҗтимагый совет әгъзалары, шулай ук Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм чакырылган кунаклар катнашты.
Тема кысаларында дүрт докладчы чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе И.А. Гыйләҗев Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның коррупциягә каршы чараларда катнашуы турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының кадрлар бүлеге әйдәп баручы консультанты К.Р. Сабиров Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 2024 елда коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Г.Ф. Минзянова дәүләт ярдәме чарасы буларак бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын кулланганда һәм аларны бирү процессында төзелгән документларның мәҗбүри нөсхәсен кабул итүне гамәлгә ашыру турында, Татарстан Республикасы бюджеты акчаларына булдырылган нәтиҗәләрнең бердәм фондын төзүне һәм алар белән идарә итүнең бердәм системасын булдыруны тәэмин итүнең мөһимлеге турында доклад белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының ичараларны сәпкә алу һәм гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы И.Р. Рәхмәтуллин үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының мәгълүмати хезмәттәшлеге турындагы килешүне гамәлгә ашыру турындагы чыгышында үз вәкаләтләре кысаларында акыл мөлкәте объектларын иң тулы исәпкә алуны тәэмин итү бурычларын билгеләде.
Утырыш барышында акыл эшчәнлеге нәтиҗәләрен, матди булмаган активларны исәпкә алу, коррупциягә каршы эш мәсьәләләре буенча иҗтимагый фикер алышу булды, соңыннан тиешле килешү төзелде.
Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты белән Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы арасында мәгълүмати хезмәттәшлек турында икеяклы килешү имзаланды. Төзелгән килешү «Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсе турында» Татарстан Республикасы Законы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт милке реестры турында нигезләмәне раслау хакында» 628 номерлы карары белән йөкләнгән бурычларны һәм функцияләрне башкаруга бәйле белешмәләрне үзара алмашуга юнәлтелгән.