Һинд архивлары белән танышу

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

2025 елның 3-4 мартында Татарстан Республикасының архив тармагы вәкилләре: Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары - Илдарханова-Балчыклы Г.И. һәм комитетның документларны фәнни файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге өлкән белгече - Корнева О.В. Һиндстан Республикасының Дели шәһәрендә булып кайттылар. Визитның максаты Татарстан Республикасының архив учреждениеләре эшендә алга таба да файдалану өчен архив эше өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү булды.

Ике көнлек визит барышында Һиндстан Республикасында Россия Федерациясе Илчелеге һәм Россия хезмәттәшлеге вәкиллеге ярдәме белән Дели университетның Үзәк китапханәсе, Һиндстан Мәдәният министрлыгы каршындагы Индира Ганди исемендәге Милли сәнгать үзәге, Дели штаты Дәүләт архивы департаменты, Һиндстан Милли архивы, Һиндстан Премьер-министрлары Музее һәм китапханәсе җитәкчеләре белән очрашулар узды.

Барлык учреждениеләрдә дә Татарстан делегациясен җылы кабул иттеләр; һинд коллегалары үз учреждениеләренең эше, документларны комплектлау, файдалану, саклау, реставрацияләү һәм цифрлы форматка күчерү үзенчәлекләре белән таныштырдылар, үз эшчәнлекләренең үзенчәлекләре турында сөйләделәр һәм икеяклы хезмәттәшлекне урнаштыруга әзер булуларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International