Теләче районында Татарстан Республикасы архив учреждениеләренең һәм оешмалары архив хезмәтләренең республика семинары уздырылды

2025 елның 1 апреле, сишәмбе

31 мартта Теләче муниципаль районында Татарстан Республикасы архив учреждениеләренең һәм оешмалары архив хезмәтләренең архив эше мәсьәләләре буенча республика семинары узды.

Семинар ике мәйданчыкта: документларны саклауны оештыру һәм аларның сакланышын тәэмин итү буенча муниципаль архив башлыклары өчен, шулай ук архив эшен оештыру буенча Теләче муниципаль архивын туплау чыганаклары булган оешмалар архивы өчен җаваплы затлар өчен үткәрелде.
Семинарларда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова, Теләче муниципаль районы башлыгы А. Г. Фәтхуллин, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин, Теләче муниципаль районы башлыгы аппараты җитәкчесе И.В. Мөбинов, ТР Архив эше буенча дәүләт архивы һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ хезмәткәрләре катнашты.

«Бүген без иң актив эшләүче районнарның берсе – Теләче муниципаль районында очрашабыз, - дип билгеләп үтте Гөлнара Зәкәрия кызы. Районның муниципаль архивы ел саен Архив эше буенча дәүләт комитетының архив проектларында актив катнашып килә».  

Семинарны уздыру кысаларында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган архив документлары күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International