Чүпрәле районында Татарстан Республикасы архив учреждениеләренең һәм оешмалары архив хезмәтләренең архив эше мәсьәләләре буенча республика семинары үткәрелде

2025 елның 4 июле, җомга

1 июльдә Чүпрәле муниципаль районында Татарстан Республикасы архив учреждениеләренең һәм оешмалары архив хезмәтләренең архив эше мәсьәләләре буенча республика семинары узды.

Семинар ике мәйданчыкта: документларны саклауны оештыру һәм аларның сакланышын тәэмин итү буенча муниципаль архив башлыклары өчен, шулай ук архив эшен оештыру буенча Чүпрәле муниципаль архивын туплау чыганаклары булган оешмалар архивы өчен җаваплы затлар өчен үткәрелде.

Семинарларда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы М.Р. Гафаров, Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.И. Мөхәммәтҗанов, ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ хезмәткәрләре катнашты.

Семинар районның архив комплексы белән танышудан башланды. Катнашучылар Ватанны саклаучыларга һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган архив документлары күргәзмәсен карадылар.

Кунакларга Таҗетдиновлар, Михайловлар, Абдрахмановлар, Мокшиннар, Лухмановларның һәм район хакимияте җитәкчеләренең шәҗәрәләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Һәр гаиләнең вәкиле һәм туган якны өйрәнүчеләр үзләренең табылдыклары, архив документлары һәм тикшеренү эшен дәвам итүләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International