2 июльдә Апас һәм Балтач муниципаль районнарында Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитетының экспертиза-тикшерү һәм методик комиссиясенең муниципаль архивларда саклана торган аеруча кыйммәтле документларны сайлап алу буенча күчмә зона утырышлары узды. Комиссия каравына 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорына караган, шул исәптән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның шәхси әйберләре фондларыннан 98 документ тәкъдим ителде. 20 муниципаль архив җитәкчеләре үзләренең уникаль табылдыкларын, җйтик, истәлекләр кулъязмаларын, фотографияләрне, фронттан хатларны, республика районнарына эвакуацияләнгәннәрнең исемлекләрен, сугыш чорында гражданнарның хәрби эшчәнлеге, тылдагы эше һәм тормышы турында, «1945-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» бүләкләре тапшырылу турында документларны, колхозларның җир-шнур кенәгәләрен, балалар йорты документларын күрсәттеләр.
Еш кына республика тормышы һәм керткән өлеше турында кулдан язылган документлар совет халкының батырлыгы һәм ныклыгы белән ихлас горурлану хисен уята.
Тәкъдим ителгәннәрдән аеруча кыйммәтле документлар исемлегенә 63 документ кертелде.
ЭПМКның алдагы утырышлары 4 июльдә Азнакай һәм Баулы муниципаль районнарында узачак.