2014 елның 14 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе бинасында (Кремль урамы, 2/6 йорт) персоналны эвакуацияләү вакытында эш итү күнекмәләрен үзләштерүгә багышланган өйрәнүләр үтте. Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2014 елның 4 мартында чыгарылган 29-53/2093 номерлы боерык буенча үткәрелде. Өйрәнүләрдә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле катнашты.еспубликасы Республикасы