Баш архив идарәсе Татарстан Республикасы муниципаль архивлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрүгә багышланган чаралар үткәрде

2014 елның 25 апреле, җомга
23-25 апрельдә Баш архив идарәсе Татарстан Республикасы муниципаль архивлары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрүгә багышланган чаралар үткәрде. 
24 апрельд
ә Баш архив идарәсендә архив өлкәсендәге актуаль проблемаларга багышланган семинар үтте. Анда архивлар эшчәнлегенә кагылган норматив-методик базадагы үзгәрешләр, архив документлары чыганагы булган оешмалар ачыклау методикасы, архив документларын барлау тәртибе каралды. 
Укуларны
ң шактый зур өлеше оешма документларының номенклатурасын төзү методикасына, архив документларына фәнни-белешмә аппараты төзүдә җибәргән хаталарны анализлауга багышланды. 
23
һәм 25 апрельдә Татарстан Республикасы Милли архивының архив технологияләрен автоматлаштыру бүлегендә “Архив фонды” (дүртенче версия) автоматлаштырылган системаны үзләштерү буенча укулар булды».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International