15 май 2014 ел.
Татарның күренекле шагыйре , тәрҗемәче, Г.Тукай премиясе лауреаты, Татарстстанның атказанган мәдәният хезмәтктре Шабаев Марс Садри улының шәхси документларын Татарстан Республикасы Милли архивына тормыш иптәше Шабаева Роза Харис кызы бушлай тапшырды.Тапшырылган документлар арасында әсәрләренең кулъязмалары («Солда сәяхәте», «Сине эзлим» һ.б.), шигырьләре («Гөрләвек», «Яңа җыр» һ.б.), күренекле рус язучыларының әсәрләренә тәрҗемәләр (Е.Евтушенко, С.Михалков һ.б.), күренекле язучылардан килгән хатлар, афишалар, язучының истәлекле язмалары бар. Хәзерге вакытта архив документларның тасфирлама исемлеген төзү эшенә кереште.