2014 елның 10 апрелендә ТР Дәүләт матбугат архивына Р. Ф. Мәрдәнов һәм И. Г. Һадиевнең “Татар китабы=Татарская книга” дигән альбомы килде. Бу фәнни-нәфис басмада Урта гасырлардан алып хәзергәчә татар китапларының аерым үрнәкләре тупланган.
Авторлар материаллар туплауда ярдәм иткәне өчен ТР Дәүләт матбугат архивына зур рәхмәт белдерделәр.