Архивчылар укучыларга архивта сакланган тарихи документлардан файдаланып чыгарылган китаплар һәм журналлар бүләк иттеләр

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан Казанның №36, 47, 89, 126, 177 һәм Теләче мәктәпләренә Татарстанның Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе бастырып чыгарган документлар җыентыклары, “Гасырлар авазы” фәнни – документаль журналының берничә басмасын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International