Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе хәбәр итә

2014 елның 20 мае, сишәмбе

«Противодействие коррупции» бүлегенең «Независимая антикоррупционная экспертиза нормативных правовых актов и проектов нормативных правовых актов, разработанных Татглавархивом» бүлекчәсендә бәйсез экспертиза һәм коррупциягә каршы бәйсез экспертиза өчен архив эше турындагы законнарның үтәлүен контрольдә тоту дәүләт функциясен башкару буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе административ регламенты проекты һәм административ регламентка үзгәрешләр кертү турында боерык проекты урнаштырылды.

“Архивная служба Республики Татарстан” (http://arhiv.tatarstan.ru/) сайтының «Оценка регулирующего воздействия» бүлегендә җыелма хисап һәм “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең 2010 елның 29 гыйнварында чыгарылган 006 номерлы “Архив эше турындагы законнарның үтәлүен контрольдә тоту дәүләт функциясен башкару буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең Административ регламентын раслау турында”гы боерыгына үзгәрешләр кертү турында”гы боерык проекты урнаштырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International