21 май көнне Татарстан Республикасы Милли архивында чираттагы дирекция утырышы булып утте. Анда:
– федераль һәм республика исемлегенә теркәү өчен сирәк очрый торган документларны ачыклау;
– архив саклагычларда архив документларын теркәү эшен оештыру һәм алып бару;
– уку залы эшчәнлегенә анализ ясау , аның хәзерге халәте, килеп туган кыенлыклар һәм аны чишү юлларына бәйле сораулар каралды. Нәтиҗәдә мәсьәләләрне чишү юллары ачыкланды.