Татбашархив җитәкчесе ведомстволар арасындагы киңәшмәдә катнашты

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

2014 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов прокуратура, хокук саклау һәм контроль итүче органнар белән Кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау буенча Татарстан Республикасы Прокуратурасы каршындагы иҗтимагый советның уртак киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәдә дәүләт һәм муниципаль органнарның контроль-күзәтү вәкаләтләрен башкарганда законлылык торышы мәсьәләсе һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек итү каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International