2014 ел башында Татарстан Республикасы Милли архивының уку залында Казан дәүләт архитектура төзелеш университетыннан 33 студент XIX-XX гасырга караган Казан шәһәренең архитектура истәлекләренең тарихын өйрәнделәр. Яшь тикшеренүчеләр тарихи архитектура истәләкләрнең тарихына караган документлар һәм Казан шәһәренең Казан дәүләт университеты, Казан сәньгат училищасы,Татарстан Республикасы Милли банкы, Кекин йорты, Варваринский чиркәүе, Казан рухани семинариясе биналарының проект-документлары белән кызыксындылар.