Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивының уку залында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының музей хезмәткәрләре татар драматургиясенең классигы, танылган реҗиссер һәм актер Кәрим Гали улы Тинчурин турындагы документларның күчермәләре белән үз музейларын тулыландыру максатыннан сайлап алу белән шөгыльләнәләр.