2014 елның 19 маеннан 23 маена кадәр Татарстан Республикасы Эш-хезмәт документлары дәүләт архивы тарафыннан 280 мөрәҗәгать кабул ителде. Шәхси рәвештә мөрәҗәгать итүчеләрдән 155 иҗтимагый-хокукый эчтәлекле гариза, Россия Пенсия фонды бүлекләреннән электрон рәвештә 83 мөрәҗәгать кабул ителде. Архив хезмәткәрләре тарафыннан 332 архив белешмәсе әзерләнде.