Татарстан Республикасы Милли архивы 15 апрель көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда төп нөсхә көнендә катнашты. Күргәзмәгә татарның бөек шагыйре ГабдуллаТукайның туу турында мәгълүмат белән метрика кенәгәсе, беренче татар актриссасы Сәхибҗамал Гыйззатуллина-Волжскаяга багышланган «Ике кояш» шигыренең афтографы, балалар өчен басылып чыккан «Күңел сәхифәләре» шигырьләр җыентыгы, Казан губернасы җандармириясенең Тукай шигырьләренә арест салу турында язма һәм үзе исән чакта басылып чыккан шигырьләр җыентыгы куелды.