21 апрель көнне Татарстан Республикасы Милли архивында “ТНВ-Планета” телеканалының “Яңалыклар” тапшыруы өчен Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына караган документлардан сюжет төшерелде. Сюжет өчен Габдулла Тукайның тууы турындагы язу булган Казан өязе Кушлавыч авылының метрика кенәгәсе (1886), Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган “Ике кояш” шигыренең автографы (1909), үзе исән чакта басылып чыккан “Күңел сәхифәләре” (1910) исемле балалар өчен шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителде. Телевидение өчен документлар турында интервьюны Татарстан Республикасы Милли архивы хезмәткәре И. Х. Зарипов бирде.