Апрель ае ахырында Татарстан Республикасы Милли архивының уку залында Санкт-Петербург университеты Көнчыгыш факультетының Монголияне һәм Тибетны өйрәнү кафедрасы мөдире,тарих фәннәре докторы В.Л. Успенский эшләде. Галимне Казан рухани академиясе фондында саклана торган XIX гасырның беренче яртысы Кытай тарихына һәм сәнгатенә караган кыйммәтле документ, атаклы шәркыятчы О.М.Ковалевскийның Кытай буенча дәресләрнең көндәлеге кулъязмасы (1830-1831) кызыксындырды.