6 май көнне Татарстан Республикасы Милли архивы хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Людмила Олеговна Кузнецова Бөек җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан оештырылган Татарстан радиосының «Яңа көн» тапшыруында «Авыл – фронтка» дигән темага әзерләнгән радиотапшыруда катнашты. Ул архив документларына нигезләнеп, Бөек җиңү көнен якынайтуга авыл халкының зур өлеш кертүе хакында мәгълүматлар бирде.