Архивчылар Журналистика музееның ачылышында катнашты

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

 

2014 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Д. И. Ибраһимов һәм Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы директоры В. Г. Хәмидуллина Татарстан журналистикасы музееның тантаналы ачылышында катнаштылар. Музей экспозициясендә Татарстан Республикасы Милли архивында һәм Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында сакланучы документларның копияләре файдаланылган. Чара Журналистлар йортында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International