2014 елның 29 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
– Иҗтимагый совет рәисенең “Иҗтимагый берләшмәләрнең һәм оешмаларның коррупциягә каршы торуда роле” түгәрәк өстәленең утырышында катнашуы турында мәгълүмат;
– архив эше турындагы законнарның үтәлүен контрольдә тоту дәүләт функциясен башкару буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе административ регламенты проектын карап тикшерү;
– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең фәнни һәм белем бирү оешмалары белән үзара хезмәттәшлек итү турында.