Татарстан Республикасы Милли архивы Самара шәһәрендә «Бөек сугыш (1914-1918 еллар) һәм Россия» халыкара сессиядә катнашты

2014 елның 3 июне, сишәмбе
 

2014 елның 29-30 май көннәрендә Татарстан Республикасы Милли архивы Самара шәһәрендә «Бөек сугыш1914-1918 еллар һәм Россия» дип исемләнгән халыкара сессиядә катнашты.Сесияне оештыручылар: Самара өлкәсе мәдәният министрлыгы, Самара өлкәсе универсаль фәнни китапханәсе, Самара дәүләт архив хезмәте идарәсе, Самара дәүләт университеты. Сессиядә Самара, Мәскәү, Чиләбе, Пермь шәһәрләреннән галимнәр катнашты.Сессия утырышларында читтән торып Калининград, Чебоксар, Казахстан өлкәләреннән дә тарихчы һәм архивистлар да эшләде. «Беренче бөтендөнья сугышы(1914-1917) елларында Казанда хәйрия һәм мәрхәмәт» дигән темага доклад белән Татарстан Республикасы Милли архивының публикация бүлеге җитәкчесе Федотова О.В. чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International