«Гасырлар авазы – Эхо веков» журналының чираттагы саны (№ 1/2, 2014) басылып чыкты

2014 елның 16 июне, дүшәмбе

 

«Гасырлар авазы – Эхо веков» журналының чираттагы саны (№ 1/2, 2014) басылып чыкты. Номер журналга нигез салучы һәм беренче баш мөхәррире, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт премиясе лауреаты Дамир Рәүф улы Шарафутдиновка багышланган материаллар белән ачыла. Тематик тышлык һәм өлешчә мәкаләләр Беренче бөтендөнья сугышы башлануның 100-еллыгына багышланган. Шулай ук журнал үзенең битләрендә күпмилләтле Кырым халкының тарихын һәм мәдәниятен яктыртучы материаллар тәкъдим итә. ХХ гасырның мәшһүр кешеләре — Г. Распутин, шагыйрь М. Җәлил турындагы язмалар укучыларда зур кызыксыну уятачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International