Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивында эксперт – методик комиссиянең утырышы узды

2014 елның 17 июне, сишәмбе
2014 елның 16 июнендә  Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивында эксперт – методик комиссиянең утырышы узды. Комиссия утырышында “Бөтендөнья татар конгрессы” башкарма комитеты республика күләм иҗтимагый оешмасының, берничә профсоюз оешмаларының һәм реҗиссер, театр эшлеклесе, педагог Фуад Тимер улы Саллавиның шәхси документлары тупланган исемлекләр каралды. Эшлекле фикер алышулардан соң, әзерләнгән документлар исемлекләрен Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе эксперт – тикшерү һәм методик комиссиясенә тәкъдим итәргә дигән нәтиҗә ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International