Россия ислам институты студентлары өчен Татарстан Республикасы Милли архивында экскурсия

2014 елның 18 июне, чәршәмбе

 

17июнь көнне Татарстан Республикасы Милли архивында Россия ислам институты студентлары өчен «Милли архив фондларында көньчыгыш кульязмалары» дигән темага экскурсия уздырылды.Студентлар Республикадагы иң борынгы кульязма гарәп галим-филологы Сибавайханың китабы белән таныштылар. Гарәп телендә күнгә язылган кульязма бу китапка чит ил галимнәре тарафыннан  X–XI гасырга карый дип дата куелды. Шулай ук студентлар игътибарына XVII йөзгә караган кульязма коръәннең типографик басмасы, төрек телендә XVIIIгасыр кульязмасы «Юлдызнамә»(Йөлдызлар турында китап) һәм башкалар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International