Татбашархив коллегиясенең чираттагы утырышы узды

2014 елның 23 июне, дүшәмбе

  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсендә коллегиянең чираттагы утырышы узды. Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыкларының телләрен үстерү идарәсе җитәкчесе Г. Р. Нигъмәтуллина катнашты. Коллегиядә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

– Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты архив бүлегендә иҗтимагый-хокукый эчтәлекле мөрәҗәгатьләр үтәлүен оештыру турында;

– Архив белешмәләрен, архив өземтәләрен, архив документлары копияләрен әзерләп бирү буенча дәүләт хезмәтен күрсәтү буенча административ регламентны гамәлгә ашыру кысаларында иҗтимагый-хокукый эчтәлекле мөрәҗәгатьләр үтәлү буенча эш торышы һәм Татбашархив коллегиясе карарының (2013 елның 27 июнендәге 4 номерлы протокол) үтәлүе турында;  

– Татарстан Республикасы Милли архивында шәхси документларны туплау;

– Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивының Россия Федерациясе архив оешмаларының фәнни-тикшеренү һәм методик эшендә катнашуы турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International