Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутатлары өчен Арча районы Хотня авылы тарихы буенча Татарстан Республикасы Милли архивы оештырган күргәзмә

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе

25 июнь конне Татарстан Республикасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли сораулар буенча  дәүләт комететы «Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектлары» законын тормышка ашыру буенча  кучмә утырышы узды. Татарстан Республикасы Милли архивы Арча районының Хотня авылы   Петропавловский чиркәүенең төзекләндерелгән бинасында Казан өязе Казан губернасы Хотня авылы тарихы һәм морза Перцовлар һәм шулай ук бу авылга нигез салучылар  күренекле әдәбиятчы, публицист, театр белгече Петр Алексеевич Перцов һәм улы Эрасте Петрович Перцов турында кургәзмә әзерләде. Күргәзмәдә Хотня авылының XIX гасырга караган планы, Хотня авылы йорт хуҗаларының 1896 елга исемлеге,  1836 елга караган Казан губернасының морзалары нәселе китабында  Перцев нәселе теркәлгән язма һәм башка кыйммәтле документларның төп нөсхәләре куелган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International