Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивында утырыш булып узды.

2014 елның 27 июне, җомга
Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивында директор, аның урынбасары һәм бүлек җитәкчеләре катнашында  утырыш булып узды. Утырышта 1–нче яртыеллык эш нәтиҗәләре, документларны саклау һәм исәпкә алу буенча эшнең барышы турында фикер алышынды, дәүләт һәм муниципаль архивларда эшләүче архивчыларның һөнәри осталыгын күрсәтүче ярыш уздыру тәкъдиме белән Федераль архив агентлыгыннан җибәрелгән хат белән таныштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International