4 нче июль көнне Татарстан Җөмһүриятенең Милли архив хезмәткәрләре “Остров-град “Свияжск” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеенда « Свияжск в Гражданской войне» дип аталган күргәзмә ачылу тантанасында катнаштылар.
Күргәзмә Татарстан Җөмһүрияте Милли музее, КДУ Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә һәм Татарстан Җөмһүрияте Милли архив белән берлектә әзерләнде. Экспозициядә архив документлары, шул елларда катнашучыларның истәлекләре, плакатлар, газеталар, шул исәптән Свияжскта нәшер ителгән 1918 нче елның җәй-көз айларында булган вакыйгаларны чагылдырган уникаль фотографияләр күрсәтелгән.