Татарстан Җөмһүриятенең Милли архивында Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан татар солдатларына багышланган “Незаметные герои Неизвестной войны” дип исемләнгән документаль фильм төшерелде

2014 елның 8 июле, сишәмбе

 

2014 нче елның 5 нче июлендә “FDL production” (Мәскәү шәһәре) студиясе Татарстан Җөмһүриятенең Милли архивында Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан татар солдатларына багышланган “Незаметные герои Неизвестной войны” дип исемләнгән документаль фильм төшерде.

Съемкалар өчен архив гамәлдәге армиядән татар солдатлары язган хатларның нөсхәләрен, Германиядәге хәрби әсирләрнең фотографияләрен биреп торды.

Фильмның премьерасы 2014 нче елның август аенда, Мәскәү  шәһәрендә уздырылачак Татарстан Республикасы көне кысаларында күрсәтергә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International