Милли архив Беренче бөтендөнья сугышы елларында Казан Родионова затлы нәсел кыз балалары институты тормышын яктыртучы документлар барлыгын ачыклады

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

Милли архив Беренче бөтендөнья сугышы елларында Казан Родионова затлы нәсел кыз балалары институты тормышын яктыртучы документлар барлыгын ачыклады.  Хәзерге вакытта институт бинасында Казан суворовчылар хәрби училищесы урнашкан. Әлеге эш Россия федерациясенең хәрби көчләр  Генераль штабы армия генералы М.А. Моисеев аппараты вәкиленең РФ хөкүмәтенең “Об увековечивании памяти воинов павших в годы Первой мировой войны” боерыгын үтәү нигезендә мөрәҗәгать иткәч башкарылды. Архив документлары сугыш вакытының уку процессына йогынты ясавы, Родионова институтына һәлак булган офицер кызларын кабул итү, Казанга Белостокск һәм Петроград затлы нәсел кыз балалары институтында тәрбияләнүче кызларны эвакуацияләү турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International