“Татарстан Җөмһүрияте архив хезмәте” сайтында «Татарстан тарихы Татарстан Җөмһүрияте муниципаль архивлары документларында» документаль күргәзмәсе урнаштырылган.
Күргәзмәдә Татарстан Җөмһүрияте 45 муниципаль архивының 1917-2013 еллардагы дәүләт идарәсе һәм җирле үзидарә органнары, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм предприятиеләре фонды, шулай ук шәхси фондлар һәм 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, хезмәт ветераннары һәм җитештерү алдынгыларының архив коллекциясе документлары тәкъдим ителгән.