Татарстан Җөмһүриятенең Милли архивы «Гаяз Исхаки: вехи биографии и творчества» күргәзмәсен презентацияләүдә катнашты

2014 елның 23 июле, чәршәмбе
2014 нче елның 22 нче июлендә Татарстан Җөмһүрияте Милли архивы ТҖ Милли музеенда узган «Гаяз Исхаки: вехи биографии и творчества» күргәзмәсен презентацияләүдә катнашты.
Электрон киоскта ТҖ Милли архивыннан язучы, публицист, иҗтимагый һәм сәяси эшлеклеклесенең тормышы һәм эшчәнлеге турында 25 төрле документ тәгъдим ителде. Алар арасында Г.Искакыйның 1878 нче елның 10 нчы февралендә Казан губернасы Чистай өязе Кутлушкино авылында туу турында метрика язмасы, 1901 нче елның 18 нче февралендә «Казанский телеграф» газетасында Казан татар укытучылар мәктәбе укучыларына А.С.Пушкинның «Капитанская дочка» әсәрен татарчага тәрҗемә итеп бирүе турында искәрмәсе, Моя биография» дигән язучының кулъязмасы (1923), Г.Исхакыйның кызы Сәгадәткә 22.03.1947 нче елда язган хаты, Г.Исхакыйның фотографияләре һәм бүтән документлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International