Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе тарафыннан «История комсомола Татарстана в документах Центрального государственного архива историко-политической документации Республики Татарстан» исемле документлар һәм материаллар җыентыгы нәшер ителде. Китап Татарстан комсомол оешмасының 1919 елда оешуыннан башлап 1991 елда эшчәнлеген туктатканга кадәр тарихын яктырта.