Толстой-Милославский дворян нәселе буыннары Татарстан Җөмһүриятенең Милли архивында кунакта

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе
2014 нче елның 24 нче июлендә хәзерге вакытта Англиядә яшәүче Толстой-Милославский дворян нәселе буыннары ТҖ Милли архивында булдылар: инглиз язучысы Николай Дмитриевич Толстой, аның улы Дмитрий Толстой-Милославский һәм бертуганы Майкл. Архив кунаклары Толстой-Милославский дворяннарының шәхси фондында тупланган 1864 нче елгы “Историческое описание имений господ Толстых” язмасы белән, Толстой-Милославский утарларының XVII гасыр столбцылары (кереш грамоталар, иреккә чыгару турында отпусклар, челобитныйлар) һәм башка документлар белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International