Татарстан Республикасы тарихи – сәяси документлар үзәк дәүләт архивында Беренче бөтендөнья сугышы башлануның 100 еллыгына багышланган документлар күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә сугышта катнашучыларның хезмәтен чагылдырган документлар (хезмәт баскычын күрсәтүче исемлекләр, боерыклар, таныклыклар), листовкалар, гәҗитләр. Күпсанлы фотодокументларда рус армиясенең һәм флотының офицерлары, солдатлары, матрослары чагылдырылган.