Юридик фәннәр докторы, Татарстан Җөмһүриятенең Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты Ф.Н. Багаутдинов ТҖ Милли архивка “Жизнь замечательных людей” сериясеннән “Амина Мухитдинова” дип аталучы китабын бүләк итте.
Әлеге китап Татар республикасының күренекле партия һәм дәүләт эшлеклесе, юстиция, суд, прокуратура органнаны үсешенә, фән, мәдәният һәм мәгариф үсешенә шактый өлеш керткән, сәяси репрессия корбаны Әминә Фасыховна Мухитдинованың тормышы һәм язмышы турында сөйли.
Әлеге басмада ТҖ Милли архив документлары кулланылды.